Яңа ел башыннан Россиядә балалар түләүләрен яңадан исәпләделәр

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Яшәү минимумы артты һәм аңа бердәм пособие күләме бәйле: 50%, 75% яки 100%. Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы 383 меңнән 565 мең сумга кадәр артты.

Хәзер ата-аналар, бала карау ялыннан вакытыннан алда эшкә чыксалар, 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча пособие алу хокукын югалтмыйлар.

Ә инвалид баланы карау буенча ата-аналарга һәм опекуннарга 10 мең сум күләмендә түләүләр эшкә чыкканда тулы булмаган эш вакыты шартларында саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International