Концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыны Антонина Егоровна Кравченкога 89 яшь тулды.

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Кичә концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыны Антонина Егоровна Кравченкога 89 яшь тулды.

Ветеранны туган көне белән туганнары һәм якыннары гына котлап калмады. Район башлыгы исеменнән ихлас котлаулар һәм яхшы теләкләр белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Ханзаров һәм «Поселок» ТИҮ җитәкчесе Екатерина Кузнецова килделәр.

Антонина Егоровнага Бөек Ватан сугышы елларында, кечкенә кыз буларак, фашист концлагерьларында тоткын булырга туры килә. Ул еллардагы куркыныч хәлләр турында истәлекләр Антонина Егоровнаның хәтеренннән бер дә чыкмый. Шул ук вакытта бу сынаулар аңа рухның ныклыгын һәм чын тормыш кыйммәтләрен аңлауны биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International