Татар Чаллысында авыл халкы район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән очрашты.
Гражданнар җыены мәдәни-күңел ачу программасыннан башланды.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Л.Галиева мөрәҗәгать итте. Аннары авыл халкы татар Чаллысы җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова чыгышын тыңлады.
Татар Чаллысында 330 кеше яши.
2023 ел ахырында торак пункт «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсында призер булды. Икенче урын өчен акчалата премия күләме 12 750 000 сум тәшкил итә. Бу акчалар авыл җирлеген үстерүгә юнәлдереләчәк.
2022-2023 елларда суүткәргеч челтәрләр үткәрү, коймалар урнаштыру, су күтәрү башнясын урнаштыру буенча эшләр башкарылган.
✅ Үзара салым программасы ярдәмендә
«Челнинка» елгасыннан менү һәм төшү юллары яңартылган, балалар мәйданчыгының коймасы урнаштырылган һәм балалар спорт җиһазлары сатып алынган.