Сайлау комиссияләре эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - халыкка 15, 16 һәм 17 мартка билгеләнгән Россия Президентын сайлаулар турында хәбәр итү.
Моның өчен «Информ УИК» проекты эшли башлаячак. Ул фатирлар буйлап йөрү ысулы белән адреслы мәгълүмати-аңлату эшен күздә тота.
2024 елның 7 февраленнән 9 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Менделеевск районы территориаль сайлау комиссиясе фатирлар буйлап йөрүчеләрне һәм координаторларны көндезге укыту этабын уздырды, анда участок сайлау комиссияләре әгъзалары онлайн укыту һәм тестлар барышында алган белемнәрен ныгыттылар һәм сайлаучыларны өйдә йөреп чыгуны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Фатир буйлап йөрүче участок сайлау комиссияләре әгъзаларына уңайлы булсын өчен "Телеформ" махсус мобиль кушымта эшләнгән һәм кулланылачак.
Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева мондый эш формасының сайлау компанияләре үткәрү тарихында беренче тапкыр кулланылуын билгеләп үтте. Төп бурыч-һәр сайлаучыга барып, булачак сайлаулар турында хәбәр итү. «Риск зонасында» урнашкан торак биналарны йөреп чыгуны оештыруда хокук саклау органнары участок сайлау комиссияләре әгъзаларына ярдәм күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Менделеевск районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Павел Миронов, : ""Информ УИК" проектын гамәлгә ашыруда 39 участок сайлау комиссиясе, 118дән артык кеше катнашачак. 17 февральдән алар шәһәр халкына булачак сайлаулар турында хәбәр итә башлаячак. Һәрбер сайлаучы үзен кызыксындырган сорауларны бирә алачак: өйдән генә сайларга мөмкинме яки читтә булганда ничек сайларга, аның сайлау участогы кайда урнашкан һәм нинди график буенча эшли?