2023 елда Татарстанда элек җитештерүдә зыян күргән 1493 кеше Россия Социаль фондының тернәкләндерү үзәкләрендә шифаханә-курорт дәвалануын узды.
Алар түбәндәге үзәкләрдә булдылар: "Ключи" (Томск шәһәре), "Омский" (Омск шәһәре), "Тараскуль" (Төмән шәһәре), "Вятские Увалы" Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фонды реабилитацияләү үзәге федераль бюджет учреждениесе (Киров өлкәсе), "Тинаки" Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фонды реабилитацияләү үзәге федераль бюджет учреждениесе, (Астрахань шәһәре), "Волга" Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фонды реабилитацияләү үзәге федераль бюджет учреждениесе (Балаково шәһәре, Сарытау өлкәсе), «Волгоград" Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фонды реабилитацияләү үзәге федераль бюджет учреждениесе (Волгоград шәһәре), "Вольгинский" Россия Федерациясе Социаль һәм пенсия иминияте фонды реабилитацияләү үзәге федераль бюджет учреждениесе (Владимир өлкәсе шәһәре), "Голубая речка" Социаль иминиятләштерү фонды «(Мәскәү өлкәсе) һәм "Кристалл" «(Анапа шәһәре) тернәкләндерү һәм уку үзәге.
Исегезгә төшерәбез, күп профильле үзәкләрдә зыян күрүчеләр Россия Социаль фонды акчасына дәвалана. Бушлай югары технологияле тернәкләндерү җитештерүдә имгәнгән рәсми рәвештә эшкә урнашкан хезмәткәрләргә бирелә. Төп шарт мондый чаралар зыян күрүчене тернәкләндерү программасында каралырга тиеш.
"Һәр кунак белән төрле профильдәге югары квалификацияле табиблар эшли, дәвалау инновацион җиһазларда шифаханә-курорт ярдәме стандартларына туры китереп үткәрелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, эш бирүче социаль фондка травматизмга иминият взнослары түли торган рәсми эшкә урнашкан хезмәткәрләр социаль гарантияләрнең тулы спектрына ия: иминият түләүләреннән алып медицина ярдәме, дарулар, протез -ортопедия эшләнмәләре, кайгырту, өстәмә ял һәм шифаханә-курорт дәвалануына кадәр, шул исәптән тернәкләндерү урынына бару һәм кайту чыгымнарын компенсацияләүгә кадәр»,-дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фондның тернәкләндерү үзәкләрендә Россия Социаль фонды юлламалары буенча дәвалануны ел саен үтәргә мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәктә яки шәхсән Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең клиентлар хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белгечләренә шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз: 8-800-1-00000-1 (шалтырату бушлай).