Дмитрий Менделеевның тууына 190 ел тулу уңаеннан, 10 нчы «Рябинушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр төрле төстәге химик эремәләрдән светофор ясап, химик эксперимент үткәрделәр.
Балалар бу процесста кызыксынып катнаштылар. Эремәләрне катнаштырып кызыл, сары һәм яшел төсләр барлыкка килгәч, һәр эремәне аерым үтә күренмәле савытка агызганнар һәм светофор барлыкка килгән.
Бу мавыктыргыч тәҗрибә балаларга химия белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирде һәм фәннең нинди кызыклы һәм мавыктыргыч була алуын күрсәтте. Һәм химик тәҗрибәләр аша без светофор сигналларын, аларның әһәмиятен һәм светофорның юлны куркынычсыз үтәргә ярдәм итүен өйрәнә һәм искә төшерә алабыз.
Чара ахырында «Юл хәоәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова балаларга һәм педагогка рәхмәт белдерде, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм укыту әсбаплары бүләк итте.