Очрашуда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфир Идиятуллин, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашты.
«Химик» территориаль иҗтимагый үзәге эшчәнлеге турында хисап белән үзәкнең рәисе Әлфия Талыпова чыгыш ясады. Территориаль иҗтимагый үзәкнең төп бурычы-халык белән эшләү! Халык белән һәрвакыт «туры» элемтәдә булу мөһим. Алар территориясендә 3771 кеше яши, 17 күпфатирлы йортлар, 79 подъезд бар. Алар патриотизмны, халыкның, яшүсмерләрнең һәм балаларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга зур игътибар бирәләр. 2023 елда территориаль иҗтимагый үзәк территориясендә «Мамочки Менделеевска» җәмгыяте оештырыла. Территориаль иҗтимагый үзәк Эковесна -2023 республика конкурсында видеоролик тәкъдим итеп катнаша һәм Чоловский урамындагы 12 нче йорт ишегалды иң яхшы ишегалды номинациясендә җиңүче дипломына лаек була. «Химик " территориаль иҗтимагый үзәге мәдәни һәм спорт чараларында, территорияләрне төзекләндерүдә актив катнаша, ишегалды бәйрәмнәрен оештыра. Шуннан соң Ләйсән Камил кызы 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары турында сөйләде. Очрашу ахырында халык йортлар территориясендәге коеларның тулып ташуы, шулай ук фасадларны җылыту буенча сораулар бирде. Барлык сорауларны Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров контрольгә алды. «Химик» территориаль иҗтимагый үзәгенең актив яшәүчеләрен ваемсыз булмаган позицияләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.