Абалач авыл җирлеге башлыгы вазифасына Ландыш Альберт кызы Шияпова сайланды. Җомга көнне авыл җирлеге Советының чираттан тыш утырышында депутатлар бертавыштан Ландыш Альберт кызын сайладылар. Соңгы 9 елда ул үзен туган авылында авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлый. Әмма Ландыш Альберт кызының инде 10 еллык тәҗрибәсе бар. Авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Раил Сираҗетдинов башка эшкә күчте. Район файдасына хезмәт иткән өчен Раил Наил улына рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясенең башкарма секретаре вазифасына Монай авылы «Тургай»балалар бакчасы мөдире Анжела Морозова билгеләнде. Яңа постларда уңышлар һәм нәтиҗәле эш телибез!