Кадастр бәясен билгеләү тәртибе

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларының кадастр бәясен 2024 елның 1 гыйнварыннан билгеләү тәртибен  аңлатты


Исегезгә төшерәбез, 2022-2023 елларда Татарстан Республикасы территориясендә барлык категория һәм капиталь төзелеш объектларының җир кишәрлекләренең чираттагы дәүләт кадастр бәяләве уздырылды. Әлеге бәяләү нәтиҗәләре бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелгән һәм 2024 елның 1 гыйнварыннан кулланыла.

Бүгенге көнгә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү вәкаләтләре «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе ("ЦГКО" ДБУ) бирелгән.

Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елдан башлап кадастр исәбенә куелган яңа төзелгән күчемсез милек объектларының һәм кадастр бәясе күләменә тәэсир итүче характеристикалары үзгәргән күчемсез милек объектларының (мәйдан, рөхсәт ителгән файдалану төре, объектның билгеләнеше, объектның урынын (адресын), стена материалларын һәм башкаларны) кадастр бәясе түбәндәгечә 
 тәртиптә билгеләнә: 

Күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан Роскадастры 3 эш көне дәвамында күрсәтелгән объектлар турында мәгълүматны «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә  җибәрә.

Әлеге мәгълүматларны алган көннән алып 10 эш көне дәвамында «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе  кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр алып бара.

«Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча электрон документ формасында кадастр бәясен билгеләү турында акт төзелә. Аннары, 3 эш көне дәвамында, акт Татарстан Роскадастрына дәүләт күчемсез милек реестрына кадастр бәясе турында мәгълүмат кертү өчен җибәрелә. Билгеләнгән тәртип буенча, кадастр бәясе турында мәгълүматны алганнан соң 5 эш көне эчендә дәүләт күчемсез милек реестрына кертергә кирәк.

Кадастр бәясен билгеләү процедурасы өчен, вакытны исәпкә алып, Татарстан Роскадастры һәм «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе  арасында мәгълүмат алмашуга 21 эш көне бирелә.

Шулай итеп, дәүләт кадастр исәп-хисабы нәтиҗәләре буенча бирелә торган дәүләт күчемсез милек реестрыннан алынган өземтәләр күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында мәгълүматны үз эченә алмаячак. Дәүләт күчемсез милек реестрыннан алынган өземтәдә кадастр бәясе турында мәгълүмат булмау техник хата түгел!

21 эш көне тәмамланганнан соң кадастр бәяләмәсе нәтиҗәләрен электрон ресурслар ярдәмендә Росреестрның рәсми сайтында белергә мөмкин булачак (rosreestr.gov.ru) «online режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат» сервисында, «дәүләт хезмәтләре» порталында Шәхси кабинет аша, шулай ук кадастр бәясе турында шәхси мөрәҗәгать аша  күпфункцияле үзәккә өземтә сорап. Күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә теләсә кайсы затның соравы буенча бушлай бирелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International