Әлфия Когогина: закон проектын кабул итү ана капиталын куллану мөмкинлеген киңәйтәчәк

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтүче закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «бүген ана капиталы акчаларын кулланып фатир сатып алган гаиләләр, катгый кагыйдәләр аркасында, икенче һәм аннан соңгы балалар тугач, торак шартларын яхшырта алмыйлар. Закон проектын кабул итү ана капиталын куллану мөмкинлеген киңәйтәчәк. Гаиләләр фатирны мәйданы буенча зуррак яки кадастр бәясе буенча кыйммәтрәк булганга алмаштыра алачак. Аерым билгеләп үтәргә кирәк, балигъ булган балалар ана капиталы акчасына сатып алынган фатирдагы өлешләреннән баш тарта алачак. Бу инде әти‑әниләре белән яшәмәгән, әмма фатирда өлеш булу сәбәпле, торак алу өчен чиратка баса алмаган яки бердәм универсаль пособиегә дәгъва итә алмаган өлкән балалар өчен мөһим.

 

Закон проекты сертификат иясенең балигъ булган баласын (балаларын) һәм тормыш иптәшен ана (гаилә) капиталы акчаларын кулланып сатып алынган торак бинада аларның һәрберсенә өлеш бирүдән нотариаль рәвештә баш тарту мөмкинлеген, шулай ук өлеш бирү турында йөкләмәләрне башка, яңа сатып алынган торак бинага күчерү мөмкинлеген, әгәр ул мәйданы буенча зуррак яки кадастр бәясе буенча кыйммәтрәк булса, күздә тота.

Сертификат алган кеше (яки сертификат алган кешенең тормыш иптәше) ана (гаилә) капиталы акчаларын (акчаларның бер өлешен) кулланып сатып алынган (төзелгән, үзгәртеп корылган) торак бинаны гомуми өлешле милеккә рәсмиләштерергә тиеш булган 6 айлык срок билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International