Менделеевлылар сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

2024 елның 16 феврале, җомга

Бу көнне, 35 ел элек, генерал-лейтенант Борис Громов җитәкчелегендәге совет армиясенең чикләнгән контингентының соңгы хәрби бүлекчәләре Әфганстан җирен калдыра. Әфган сугышы 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итә, сугыш хәрәкәтләрендә 546 255 кеше катнаша, 15051 кеше һәлак була. Кызганычка каршы, безнең якташларыбыз Куршаков Владимир һәм Семенов Андрей шул сугыштан әйләнеп кайтмаганнар. Чечняда Александр Рябов, Артур Шигапов һәлак була. Бүгенге көндә безнең сафларда 26 сугышчы юк.

Митингта район башлыгы Радмир Беляев, хәрби комиссар Сергей Залуженко, Әфган сугышы ветераннары, һәлак булган сугышчыларның әниләре, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, учреждениеләр һәм оешма җитәкчеләре һәм шәһәрнең битараф булмаган халкы катнашты.

Барлык катнашучылар геройларны искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International