Җыен башланыр алдыннан, һәркем авыл халкының ял итү эшчәнлеге белән таныша алды.
Шулай ук җирле халык махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга ярдәм итү буенча эш алып бара.
Авыл җирлеге башлыгы Куляшова Гөлнара Турай авыл җирлегенең үсеш нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.
Турай авыл җирлеге территориясендә 2 торак пункт бар: Турай авылы һәм Татар Әхтиялы авылы.
Халык саны 460 кеше тәшкил итә.
Татар Әхтиялы авылында "Электр белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү һәм алыштыру " республика программасы буенча Татар Әхтиялында электр белән тәэмин итү челтәрләрен тулысынча алыштырыла.
«Авылда газ булган торак пунктларны газлаштыру» федераль программасы кысаларында 3 йорт хуҗалыгына бушлай эшләр башкарылды.
Турай авыл җирлегендә халыкка дәвалау-профилактика ярдәмен Турай һәм Татар Әхтиялы авылларындагы 2 акушерлык пункты күрсәтә.
2023 елда су башняларында насослар алыштырылган.
2024 елга төп бурычлар:
- Урам яктырткычлары җайланмасы урнаштыру
- Су насосын сатып алу;
- Янгын гидрантларын сатып алу һәм урнаштыру.
- Спорт мәйданчыгын сатып алу һәм урнаштыру;
- Яңа су башнясының коймасын урнаштыру. Җыенда яңгыраган барлык сораулар аерым контрольгә алынды.
Җыен ахырында авылның актив кешеләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.