2023 елда Татарстанда 32 мең инвалид гражданга 237 мең берәмлек техник тернәкләндерү чаралары һәм протез -ортопедия эшләнмәләре электрон сертификатлар ярдәмендә бирелде. Бу максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрә.
Электрон сертификат-тернәкләндерү программасында гражданнарга тәкъдим ителгән кирәкле техник тернәкләндерү чараларын яки протез-ортопедик әйберләрне шунда ук сатып алырга мөмкинлек бирүче корал.
"Татарстанлылар еш кына электрон сертификат ярдәмендә суны сеңдерүчән кер, подгузниклар, таяклар, ортопедик аяк киеме, ишетү аппаратлары, протез -ортопедик эшләнмәләр һәм коляскалы урындыклар сатып ала. Узган елның июнендә электрон сертификат мөмкинлекләре киңәйтелде, ә техник тернәкләндерү чаралары исемлегенә кул һәм аяк протезлары кертелде. Бүген сертификат буенча 270 төрле тернәкләндерү чаралары, шул исәптән заказ буенча эшләнгән шәхси әйберләр сатып алырга мөмкин. Россиянең социаль фонды махсус әйберләр сайлап алу һәм сатып алу өчен техник тернәкләндерү чаралары электрон каталогын эшләгән. Электрон сертификат буенча аларны 8 көн эчендә алырга мөмкин, ә контракт буенча сатып алу 3 айга кадәр сузылырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Сертификат алуга инвалидлар, җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар һ.б. хокуклы. Сертификатны дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәктә яки Россия Социаль фонды төбәк бүлекчәсенең клиент хезмәтләрендә рәсмиләштерергә мөмкин. Мәҗбүри шарт түләү системасының МИР банк картасы булу .
Сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз: 8 800 10 000 01 (шалтырату бушлай).