16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары турында

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Хисап

16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класстагы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков, Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары

18 февральдә Казанда грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класстагы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков, Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән спортчылар катнашты. Безнең көрәшчеләр ярымфиналга чыгу өчен көрәштә тәҗрибәлерәк көндәшләренә оттырдылар, чөнки алар өчен көрәшнең бу төрендә беренче ярышлар булды.

Менделеевск районыннан Гимазов Рафаэль, Исмәгыйлев Рифат, Курбанов Тимур чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International