«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын тормышка ашыру максатыннан, район башлыгы Радмир Беляев Адел һәм Алсу Хузиннарның яшь гаиләсенә торак сатып алуга социаль түләү алу хокукы турында таныклык тапшырды.
Түләү күчемсез милек бәясенең 30% тәшкил итә, әгәр гаиләдә бала булса, түләү 35% тәшкил итәчәк. Социаль түләү яңа һәм икенчел базарда торак сатып алу, йорт төзү, ипотеканы түләү өчен билгеләнгән.
Проектта катнашу өчен яшь гаилә (35 яшькә кадәр) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча исәпкә басарга тиеш. Исәпкә кую өчен Менделеевск районы Башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә Фомин урамы, 19 адресы буенча 502 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. #торакяшьләргә