Менделеевскида махсус хәрби операциядә катнашучыларны шифаханәгә тернәкләндерүгә җибәрәчәкләр

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

Мондый йөкләмәне йомгаклау сессиясендә район башлыгы Радмир Беляев җиткерде.

"2023 елны җирле дәрәҗәдә без белем һәм патриотик тәрбия елы дип игълан иттек һәм эшнең күп өлешен шушы темага багышладык.Быел да безнең төп һәм өстенлекле бурычыбыз – хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Без хәрбиләребез белән даими элемтәдә торабыз, алгы сызыктагы барлык ихтыяҗлар турында белеп торырга, килгән сорауларга оператив рәвештә җавап бирер өчен», - дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Ай саен район махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкләрен җибәрә. "Ватанны саклаучылар" фонды филиалы документлар, психологик ярдәм һәм башка мәсьәләләр белән ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International