Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Тукай муниципаль районнарының һәм Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары Түбән Кама муниципаль районының мәгариф оешмаларының "укыту - тәрбия процессларын проектлау һәм идарә итү"юнәлеше буенча эш тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Стажировка Түбән Кама шәһәренең 22 нче гимназиясе базасында "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында узды.