29 февральдән 3 мартка кадәр Менделеевскида беренче тапкыр химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымнары» Бөтенроссия укучылар олимпиадасы узачак.
Олимпиада финалының теоретик һәм эксперименталь турлары химия-технология лицеенда узачак. Катнашучылар «Ижминводы»шифаханәсендә яшәячәк. Химиклар шәһәре атмосферасына чуму өчен экскурсия оештырылган . Тәфсилләбрәк олимпиада расписаниесендә.
Хөрмәтле финалистлар, сезне Менделеевск шәһәрендә көтәбез!