Гаиләләр жюри әгъзаларына үзләренең нәсел тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен тәкъдим иттеләр. Алар үзләренең үткәннәрен истә тоту, алар белән горурлану бик мөһим икәнен күрсәттеләр.
Бу белемнәрне киләчәк буыннарга җиткерү дә бик мөһим. Үткәнебез булмаса, киләчәгебез юк бит.
"Менделеевск районы һәрвакыт үзенең дус гаиләләре, чын патриотик карашы һәм кечкенә ватанына мәхәббәте белән дан тотты. Без дә, үз чиратында, гаилә белән ял итү инфраструктурасын үстерүгә һәм балаларыбызга сыйфатлы белем алу өчен зур игътибар бирәбез.
Бу аеруча илебез Президенты Владимир Владимирович Путин игълан иткән «Гаилә елында» мөһим»,-дип билгеләп үтте Радмир Илдар улы.
Конкурс җиңүчеләрен «Татарстан Республикасы дәүләт архивы" дәүләт бюджет учреждениесе " директоры урынбасары Алмаз Хафизов бүләкләде
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урынны һәм 50 000₽ бүләген Кашаповлар династиясе ала. Алар бит безнең районны конкурсның зона этабында тәкъдим итәчәкләр.