Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев махсус хәрби операциядә катнашучының туенда кунак булды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Андрей махсус хәрби операциядә катнашучы, мобилизация буенча фронтка беренчеләрдән булып, 2022 елның 24 сентябрендә китте. Хәзерге вакытта ул ялга кайтты һәм яшь пар өйләнешергә карар кыла. Кәләше Регина белән алар күптән инде бергә һәм бу көнне күптәннән планлаштыралар иде.

Махсус хәрби операциядә катнашучының туенда район башлыгы Радмир Беляев һәм хәрби комиссар Сергей Залуженко булды.

"Сезнең гаиләгезгә бары тик иң яхшылык, мәхәббәтегезнең чәчәк атуын гына телим һәм планнарыгыз тормышка ашсын. Ә Андрей һичшиксез өенә Герой булып кайтачак һәм аның үрнәгендә без сезнең балаларыгызны гына түгел, үсеп килүче барлык буыннарны да тәрбияләячәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте яшь парларга Радмир Илдар улы.

Без дә котлауларга кушылабыз һәм бәхетле гаилә тормышы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International