23 февраль - батырлык, рух көче һәм Россия мәнфәгатьләренә тугрылыклы хезмәт итү бәйрәме.
Район башлыгы Радмир Беляев махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән һәм эшчәнлектә актив катнашканы өчен күкрәк билгесе белән волонтёр хәрәкәтендә актив катнашучыларны бүләкләде. Һәлак булган Геройларның аналарына чәчәкләр тапшырдылар.
"Оештыручыларга һәм артистларга күңелле патриотик концерт өчен рәхмәт белдерәм! Хәрби бурычын намус белән үтәгәүче һәм бүген безнең чикләр сагында торучы, иртәгәге көнгә ышаныч бирүче Ватаныбызны саклаучыларга зур рәхмәт! Бәйрәм белән!”, - диде Радмир Илдар улы.