«Эшмәкәрлек» проектының федераль координаторы, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатма бирде: «Партия җитәкчелеге «Бизнес-Уңыш»Милли премиясе партнеры булу идеясен хуплады. Бу күптән көтелгән һәм логик карар, чөнки шәхси эшлекле инициативаны яклау, кече һәм урта бизнес үсешен чикләүче киртәләрне бетерү партиянең Халык программасына кертелгән. Безнең уртак эшебездә кече һәм урта бизнесның сыйфатлы үсеше һәм федераль партия проектының да, «Бизнес-уңыш» премиясенең дә максатларына ирешү өчен яхшы башлангыч шартлар күрәм.
«Эшмәкәрлек» федераль партия проекты ике ел элек старт алды һәм 80 төбәкне берләштерә. 2023 елда 180 меңгә якын кешене колачлап, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән 2 меңнән артык чара үткәрелгән.
«Бизнес-Уңыш» Милли премиясе Россия төбәкләрендә кече бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының федераль юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла.