2023 елда Татарстанның 30 000 нән артык медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды

2024 елның 1 марты, җомга

"Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станция һәм ашыгыч ярдәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә махсус социаль түләү карала. Белгеч категориясенә һәм оешма төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана, ул бюджетара трансфертлар сыйфатында Россия Социаль фондка тапшырыла. Акча медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай нәтиҗәләре буенча алар ярдәм алу хокукына ия булган хезмәткәрләрнең электрон реестрын төзиләр һәм бу мәгълүматны Россия Социаль фонды бүлекчәсенә тапшыралар. 7 эш көне эчендә социаль Фонд түләүне күчерә. Акчалар социаль фондка  медицина оешмасы тарафыннан реквизитлары күрсәтелгән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренә социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гаризалар яки белешмәләр бирергә кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International