Социаль фонд пенсияне гаризасыз форматта билгеләү турында карарны медицина-социаль экспертиза бюросы (МСЭ) мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык турында мәгълүмат медицина-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң социаль Фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Шул ук вакытта гражданга билгеләнгән түләү турында дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша хәбәр җибәрелә.
Пенсия социаль Фонд тарафыннан элек билгеләнгән түләүләр белән бер үк ысул белән китерелә. Әгәр фонд линиясе буенча түләүләр булмаса, гражданга дәүләт хезмәтләре порталында яки Татарстан Социаль фондының клиентлар хезмәтендә, шулай ук күпфункцияле үзәктә шәхси кабинет аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны шәхсән яки законлы вәкил аша эшләргә мөмкин.
"Пенсия билгеләүдән тыш, социаль фонд гаризасыз форматта инвалидларга түләүләрне яңадан исәпләп чыга һәм аларга социаль пособиеләр билгели. Мәсәлән, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы. Соңгысына дарулар һәм медицина эшләнмәләре, шифаханәгә юллама, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрү керә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.