"Юл-транспорт һәлакәтләрсез яз " акциясе

2024 елның 1 марты, җомга

Менделеевскида Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре һәм 1 нче гимназиянең Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды язның беренче көнендә һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Юл-транспорт һәлакәтләрсез яз» акциясен үткәрделәр.

Хатын-кыз авттомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, куркынычсызлык каешларын куллану, ара ераклыгын саклау һәм руль артында игътибарлылык кирәклеге турында искә төшерделәр.

Белешмәләр тапшырдылар, яктылыкны кире кайтаручы жилетлар бүләк иттеләр. Күп кенә хатын-кыз авттомобиль йөртүчеләр  мондый көтелмәгән игътибар белән шатланып гаҗәпләнделәр, рәхмәт белдерделәр һәм куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International