Татарстан Республикасы территориясендә 4 март кич, 5 март төнлә һәм иртән урыны белән 500 м һәм аннан да азрак күрү мөмкинлеге булган томан көтелә.
Киңәш итәбез: урамнарда һәм юлларда йөргәндә бик сак булыгыз. Юл аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүләрен генә кулланыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112.