Футбол һәм җиңел атлетика буенча спорт мәктәбе тренер-укытучысы Романюк Сергей җитәкчелегендә безнең "Аммоний" командасы үз төркемендә "Кампонент" (счет 3:0), "Строитель-2010" (счет 8:0), "КАМАЗ (аклар)" (счет 5:2), "Камаз-2" (12:0) командалары белән очрашты, шуның белән финалга чыгуны тәэмин итте.
Хәлиткеч уенда, финалда безнең команда "Камаз-1" командасына 0:4 исәбе белән оттырды һәм икенче урынны алды.
Безнең команданың иң яхшы уенчысы дип Артур Ширинов танылды.
Котлыйбыз!