Менделеевск районы администрациясе яшьләр эшкуарлыгы буенча «Безнекеләрне булдыр»федераль конкурсында катнашырга тәкъдим итә. Анда 14-28 яшьлек яшьләр катнаша ала, алар үз эшләрен булдырырга телиләр яки ике елга кадәр бизнес алып баралар. Теркәлү РФ МСП . цифрлы платформасында ачылды, гаризаларны 10 мартка кадәр тапшырырга мөм(кин. Конкурс җиңүчеләрен урта һәм кече эшмәкәрлек корпорациясенең махсус акселерация программасына чакырачаклар. Моннан тыш, алар бизнес-идеяне гамәлгә ашыру яки үз компанияләрен үстерү өчен 1 млн сум күләмендә «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фонды грантын алачак.