Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Менделеевск районында Россия Федерациясе Президентын сайлау вакытында иминлек мәсьәләләре хакимияттә террорчылыкка каршы комиссия утырышында тикшерелде.

Утырыш район башлыгы Радмир Беляев җитәкчелегендә узды. Шулай ук Менделеевск район суды рәисе Денис Токтаров, район прокуроры Ришат Шакиров, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җәмәгать иминлеген тәэмин итү, җәмәгать тәртибен саклау террорчылык актларын профилактикалау һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү чаралары турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Иван Егоров хәбәр итте. Киңәшмә барышында түбәндәге йөкләмәләр бирелде:

▫барлык җиһазларны хәбәр итү системасы буенча тикшерергә;

▫шәхси сак предприятиесе эш системасын тикшерү;

▫террорчылык куркынычын профилактикалау

▫керү режимын көчәйтү,

мәгариф учреждениеләренең росгвардия бүлекчәләре белән үзара эшчәнлеген тикшерү 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International