Бәзәкә авыл җирлегендә гражданнар җыены

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Бәзәкә авыл җирлегендә гражданнар җыены узды.

 Очрашу җирле мәдәният йортында узды. Җыен башында һәркем авыл халкының иҗади эшләре белән таныша алды. Билгеләнгән вакытка залда авылның киләчәгенә битараф булмаган барлык кешеләр җыелды. Алар сораулар бирделәр һәм җыен барышында актив фикер алыштылар. 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар белән авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Бәзәкә авыл җирлеге составына биш торак пункт керә: Бәзәкә авылы,Сәйтәк авылы, Ык Тамагы авылы,Татар Тәкәше авылы, Мари Тәкәше авылы.

2024 елның 1 гыйнварына халык саны 1045 кеше тәшкил итә.

2023 елда Сәйтәк авыл клубы Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан мәдәни-ял итү тибындагы иң яхшы учреждение Грантын отты, җиңгән акчага иҗат коллективына костюмнар тегелде.

2023 елның 9 маенда район башлыгы ярдәме белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә «Мәңгелек» ут эшли башлый, ут Герой Волгоград шәһәреннән волонтерлар тарафыннан китерелә.

«Урам яктыртуны торгызу» республика программасы буенча  Бәзәкә,Сәйтәк, Ык Тамагы,Татар Тәкәше, Мари Тәкәше авылларында яктырткычларны алыштыру буенча эшләр башкарылган. 🔸2023 елда Ык Тамагы авылы Кама ярлары хәзинәсе районының туристлык маршрутына кертелгән. Туристлар авыл тарихы белән   таныша, матур күренешкә соклана һәм тәмле ашый алалар.

Алга таба Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Алмаз Искаков район һәм шәһәрнең ничек үсүе турында сөйләде. Безнең территориянең үсүен күрсәтүче күп санлы саннар һәм фактлар китерде.

Җыен ахырында актив авыл халкын район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International