Менделеевскида елга үзәнен үзгәртү буенча эшләр башланды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Менделеевскида Тойма елгасы үзәнен үзгәртү буенча эшкә керештеләр. Шәһәр өчен эшләр күптән көтелгән, чөнки елганың тар тамагы һәм борылышлары аркасында боз эрегәндә томалана, аннары Ушков утраулары паркын су баса. Шулай ук елга һәм ярларны чистарту да көтелә. Хәзерге вакытта агачларны кисү бара. "Барлык кисеп алынган агачлар утын кирәк булган  махсус хәрби операциядә катнашучыларының гаиләләренә тапшырылачак. Шулай итеп без чараны тагын да экологик яктан чистарак һәм кирәклерәк итәбез», - дип билгеләп үтте үзенең Телеграм-каналында район башлыгы Радмир Беляев. Эшләрнең төп этабы кар эреп беткәч башланачак. Эшләрне җәй ахырына тәмамларга планлаштыралар. Районда су басуга каршы чаралар «Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый ресурсларны үрчетү һәм куллану» республика программасы буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International