Район башлыгы Радмир Беляев #командаменделеевск белән берлектә төзелеш объектлары буенча йөреп чыкты.
Беренче объект музей булды. Аны зур күләмле үзгәртеп коркулар көтә, ул химия һәм керамика музее булачак.
1870 елда төзелгән бинада торгызу эшләренең бөтен күләме башкарылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак, шулай ук янәшәдәге территорияне төзекләндерү башкарылачак. Эшләр бу айда ук, туган якны өйрәнү музееның бөтен фонды чыгарылгач башланачак.
Маршрут буенча чираттагы объект булып 7 нче балалар бакчасы торды, анда капиталь ремонт башланган инде. Бакча бинасында эчке бизәү эшләре, шул исәптән барлык инженер системаларын алыштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү башкарылачак. Хәзерге вакытта биналарны дизайн-проект буенча үзгәртеп корулар тулы куәтенә алып барыла. Эшләрне быел август башында тәмамлау планлаштырыла.