"Автоледи өчен чәчәкләр" акциясе

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Халыкара хатын - кызлар көне алдыннан Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре яшь инспекторлар хәрәкәте һәм Форпост волонтерлары белән берлектә автоледиларны 8 Март белән котладылар. Алар һәрвакыт шулай матур булып калуларын теләделәр, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм куркынычсыз юллар теләделәр. Балалар хатын-кызларга открыткалар һәм чәчәкләр тапшырдылар. Автоледилар мондый чараның алар өчен көтелмәгән хәл булуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International