Казанда «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды
Бу матур яз бәйрәмендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә безнең район делегациясе катнашты. Делегация составында һәлак булган сугышчыларның әниләре, мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары, иҗтимагый тормыш активистлары булды.
«Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген безнең белән залда тормышның төрле өлкәләрендә уңышлы эшләүче, фән һәм бизнес белән шөгыльләнүче, Ватан файдасына хезмәт итүче, үз гомерләрен балаларны тәрбияләүгә багышлаган гүзәл затлар бар. Сезнең һәрберегез гаҗәп. Сезнең битараф булмавыгыз һәм фидакарьлегегез чын күңелдән соклану һәм хөрмәт уята», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Нургали улы билгеләп үткәнчә, Татарстанда гаилә мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Гаиләнең абруен арттыру өчен һәм әниләргә хөрмәт йөзеннән «Ана даны — Материнская слава» һәм «Ата-ана фидакарьлеге»" медальләре булдырылган. Бу исемнәр өчен акчалата бүләкләүләрне арттыру турында Указга кул куелды.