"Хатын-кызларга мәхәббәт белән!" бәйрәм концерты

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

С.Гассар исемендәге мәдәният йортында матур ханымнарга багышланган "Хатын-кызларга мәхәббәт белән!" дигән бәйрәм концерты узды. Залда утыручыларны район башлыгы Радмир Беляев котлады.

"Сез, кадерле хатын – кызларыбыз-илебезнең, Республикабызның һәм районыбызның төп байлыгы. Бу ел ил Президенты карары буенча гаилә елы билгесе астында уза. Бу гаиләнең ил тормышында нинди әһәмияткә ия булуын тагын бер кат ассызыклый!»
Радмир Илдар улы ассызыклаганча, бүген залда махсус хатын-кызлар бар-бу Ватанны саклаучыларның әниләре һәм хатыннары, алар сугышчыларыбызның ышанычлы тылын тәэмин итәләр, балаларын һәм оныкларын лаеклы үстерәләр.

"Бу көнне хезмәт бурычын үтәгәндә улларын югалткан әниләргә аерым рәхмәт белдерәбез. Сез-батырлык үрнәге. Сезнең балаларыгыз, ирләргез алдында баш иям. Бездән бу чәчәкләрне кабу итеп алыгыз!",- диде Радмир Илдар улы.
Шәһәрнең иҗади коллективлары, тамашачылар алдында чыгыш ясаган соло башкаручылар аерым бәйрәм кәефе тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International