Менделеевск балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан халык уен коралларында башкаручыларның «Шире круг»дигән икенче Республика конкурсы оештырылды һәм үткәрелде
Анда Лениногорск, Минзәлә, Әгерҗе, Алабуга, Чаллы, Арча балалар сәнгать мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Катнашучыларның гомуми саны 150 кеше тирәсе. Конкурсантларның чыгышларын компетентлы жюри - укытучылар һәм Казан дәүләт консерваториясе профессорлары бәяләде. Конкурста җиңүчеләр арасында Менделеевск шәһәренең иҗат коллективлары һәм балалар сәнгать мәктәбе бар: беренче дәрәҗә лауреатлар исеменә "Наигрыш" халык уен кораллары оркестры һәм "Коллаж" думбрачылар һәм гитарачылар ансамбле лаек булды
Әлеге иҗат коллективларын укытучылар Маштакова Ольга Борисовна һәм Никитина Елена Геннадьевна әзерләде.