"Изге Рамазан аенда барлык мөселманнарга исламның мәҗбүри биш баганасын ураза башкару мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй, иман китергән бәндәләр! Сезгә хәтле яшәгән халыкларга ураза тоту фарыз булган кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды. Бәлки, сез ураза тотып тәкъва булырсыз (ягъни гөнаһлардан тыелып, Аллаһның кушканнарын үти башларсыз)» (Бәкара – 183).. ( Бәкара сүрәсе 183 аят). Рамазан - дөньядагы барлык мөселманнар өчен изге ай: Коръәннең тәүге аятләрен - мөселманнарның юл күрсәтүчесе нәкъ менә шушы изге көннәрдә башланып китте һәм шул айда барыбызның да дога кылу мөмкинлеге бар һәм ул һичшиксез Аллаһ тарафыннан кабул ителәчәк. Шуны да онытырга ярамый, фәрештәләр ураза тоткан кешенең гөнаһларын кичерергә үз догаларында сорыйлар. Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) биргән хәдистә бу хакта болай диелгән:«Кем дә кем Рамазан аенда Аллаһның әҗер-савап бирүенә ышанып һәм Аның ризалыгын өмет итеп ураза тотса, аның элеккеге гөнаһлары гафу ителә» (Бохари, хәдисләр җыентыгы).
Әйдәгез, юмарт булыйк һәм мохтаҗ гаиләләргә, ятимнәргә, инвалидларга, ялгыз картларга бергәләп ярдәм итик. Бу вакыт-үз холкын яхшырту, гөнаһлылык йөгеннән котылу һәм тормыштан барлык начарлыкларны бетерү өчен иж яхшы мөмкинлек! Амин!"
Районда яшәүчеләрнең барысына да сәламәтлек, бәхет, шәфкатьлелек, сабырлык һәм тынычлык телибез! Мөбарәк айда Аллаһ һәр йортка, һәр гаиләгә, ә безнең чәчәк аткан районыбызга тынычлык һәм фатиха бирсен