10 мартта Чаллыда малайлар арасында мини-футбол буенча "STROITEL CUP" турниры узды. Турнирда безнең "Химик" командасы да катнашты. Безнең яшь футболчылар тренер-укытучы Рамил Шәфиков җитәкчелегендә ышанычлы җиңү яуладылар, көндәшләренең капкаларына барлыгы 53 туп керттеләр, шул ук вакытта үзләренә бары тик бер тупны гына керттерделәр.
Уеннар нәтиҗәләре:«Строитель»-«Химик» - 0:16, «Виктория»-«Химик» - 0:12, «Камаз»-«Химик» - 0:9, "Локомотив"- "Химик" 0:7, һәм финалда Юниор командасын 9: 1 исәбе белән җиңделәр.
Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз