Администрациядә Менделеевск районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында кайнар ризык оештыру буенча киңәшмә узды.
Доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәис Нәҗипов чыгыш ясады. Мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү үсеше күзәтелә. Шәһәр мәктәпләрендә күрсәткеч 58,5%, ә авылда 100% тәшкил итә. Район башлыгы түбәндәге бурычларны куйды::
🔸Кайнар ризык белән тәэмин итүне 100% ка кадәр арттыру
🔸Укучылар белән класс сәгатьләрендә һәм ата аналар җыелышында сәламәт туклану темасына даими эш алып барырга
🔸Ата-аналар комитеты әгъзалары тарафыннан туклану сыйфатын контрольдә тоту.
Бүгенге көндә мәктәпләрне һәм бакчаларны аш-су осталары һәм ашханә хезмәткәрләре белән тәэмин итү мәсьәләсе кискен тора. Шуңа бәйле рәвештә әлеге һөнәрләр кадрларын максатчан әзерләү оештырылачак. Шулай ук әлеге категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе каралды. Куелган бурычларны үтәү чираттагы киңәшмәдә Радмир Илдар улы тарафыннан каралачак.