Менделеевск районында яшәүчеләр өчен профилактик чаралар

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Традиция буенча, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы карамагындагы муниципаль берәмлекләр территориясендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен семинарлар, базарларда дежур торулар үткәрелә, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырыла. Әйтик, бу атнада кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре төрле юнәлештәге мониторинглар үткәрүне һәм профилактик чараларны Менделеевск муниципаль районының сәүдә өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баручы гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр белән берләштерделәр.

Чараларны уздыруның максаты-15 мартта узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, 2024 елга «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында турында мәгълүмат бирү, шулай ук халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру. Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга җавап бирделәр, алар сатучыларны гына түгел, район кулланучыларын да кызыксындырды. «Грамоталы кулланучы» акциясе кысаларында Менделеевск районында яшәүчеләргә «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән рус һәм татар телләрендәге кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмати белешмәләр таратылды.

Белгечләр гражданнарны үткәрелгән чараларда катнашырга һәм кулланучылар буларак үзләренең хокукый грамоталылыгын арттырырга чакыра. Моннан тыш, консультация сорап «Кайнар линия» 8(8552) 71-43-03 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International