231 гаиләс ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итмичә торакны турыдан-туры сатып алуга кулланды һәм 1995 гаилә банклардан кредитлар түли. Мондый гаиләләрнең белдерүләре буенча социаль фонд 2024 елда 1,334 млрд.сум күчергән.
"Республикада Ана капиталы чаралары белән идарә итү буенча иң популяр юнәлеш булып, программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы сайлаган торак шартларын яхшырту кала. Гаиләләр кооперативка керә яки кредит ала ала. Шулай ук кредит акчаларын кулланмыйча ана капиталына йорт төзү мөмкинлеге дә каралган. Моннан тыш, быелдан ата - аналар блоклы төзелеш йортларын, мәсәлән, таунхаусларны - берничә гаиләгә һәм дуплексларны – 2 гаиләгә бүленгән йортны реконструкцияләүгә акча юнәлдерергә мөмкинлек алдылар», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Балага өч яшь тулгач, торак шартларын яхшыртуга акча юнәлтергә мөмкин. Искәрмә булып төп бурычны яки ипотека буенча беренчел взносны түләү тора. Бу очракта акчаны бала туганнан яки уллыкка алганнан соң ук торак сатып алуга кертергә мөмкин.
Ана (гаилә) капиталы акчалары белән идарә итүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша яки кредит учреждениесендә кредит рәсмиләштерү белән бер үк вакытта җибәрергә мөмкин. Моның өчен социаль фонд республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 8 800 1-00000-1 ( шалтырату бушлай ).