14-20 мартта Мәскәү өлкәсенең Руза шәһәрендә 15-17 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында тхэквондо буенча Россия беренчелеге узды. Иң көчле исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән 700 спортчы көрәште. Әлеге старт дөнья беренчелегенә сайлап алу этабы булып торган Көньяк Кореяда көз көне узачак .
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында безнең спортчы Кудряшова Карина беренчелекнең соңгы көнендә 2 ышанычлы көрәш үткәрде, Мәскәү шәһәре һәм Камчатка крае вәкилләрен җиңде, медаль өчен 3 хәлиткеч көрәштә Свердловск өлкәсе вәкиленә җиңелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Карина 5 нче урынга күтәрелә.