Менделеевскида авария-коткару формированиеләре көчләренең һәм чараларының язгы ташкын нәтиҗәләрен бетерүгә һәм янгын куркынычы сезонына әзерлеген карау узды. Тикшерүдә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда авария-коткару, авария-торгызу һәм башка кичектергесез эшләрне башкаруга җәлеп ителергә мөмкин булган ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар катнашты. Күзәтү барышында хезмәтләрнең шәхси состав белән тулылануы, шулай ук аларның ашыгыч вәзгыятьләрдә эш итәргә әзерлеге, техника, җиһазлар һәм махсус чараларның төзеклеге тикшерелде.