Авыл юлларының үзенчәлекләре һәм юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында Абалач һәм Бөрешле мәктәбе укучыларына Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе бүлеге башлыгы полиция капитаны Алмаз Сафин һәм«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Мәликә Халикулова искә төшерделәр һәм сөйләделәр. Очрашу ахырында балаларга һәм педагоглар составына сак булырга, игътибарлы булырга һәм юлда үзләрен сак тотуларын теләделәр.