Җиңү волонтерлары командасы атна буе Кырымның Роосия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланган мастер-класслар, әңгәмәләр һәм очрашулар үткәрәчәк!
2 нче урта белем бирү мәктәбендә ике көн дәвамында безнең активистлар бу истәлекле дата турында сөйләделәр, кул эшләре ясадылар, Кырымның бөтен матурлыгын җентекләбрәк күрергә мөмкин булган урыннар турында видео сюжетлар карадылар.