Тойма авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылу район башлыгы Радмир Беляев, Менделеевск үзәк район хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова, авыл халкы катнашында узды. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Надежда Алексеевага Радмир Илдар улы Рәхмәт хаты тапшырды. Традицион рәвештә кызыл тасманы кисеп, кабинетларны карадылар. Яңа фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле таләпләргә туры килә. Бүлмәләр иркен, җиһазлар заманча. Тойма авылындагы фельдшер-акушерлык пункты 90 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Фельдшер-акушерлык пункты ярдәмендә халыкның медицина хезмәтләрен җылы һәм уңайлы итеп алу мөмкинлеге барлыкка килде, бу аеруча балалар һәм өлкәннәр өчен мөһим. Фельдшер-акушерлык пункты төзелеше Россия Федерациясенең «Сәламәтлек саклауны үстерү»дәүләт программасы ярдәмендә мөмкин булды.