"Карповец" территориаль иҗтимагый үзәге гражданнары җыены

2024 елның 22 марты, җомга

Җыеннар ахырында бүген "Карповец"  территориаль иҗтимагый үзәге халкы белән очрашу узды

Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров, Совет һәм Башкарма комитет Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, йорт комитетлары рәисләре катнашты. 2023 ел өчен беркетмә йөкләмәләрен үтәү буенча хисап белән  Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Искаков Алмаз чыгыш ясады. Менделеевск муниципаль районының җирле үзидарә һәм социаль-икътисади үсеш органнарының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары турында Роберт Искәндәров сөйләде. Очрашу ахырында "Карповец" территориаль иҗтимагый үзәге халкы бик күп кызыксындырган сораулар бирде. Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров барлык сорауларны аерым контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International