Май Чабу

2024 елның 22 марты, җомга

Менделеевлылар Май Чабу бәйрәмен «Дуслык» паркында зурлап билгеләп үттеләр.

Район башлыгы Радмир Беляев җыелучыларны бәйрәм белән котлады.

Сезне чын күңелдән рус халык  бәйрәме — Май Чабу белән котлыйм! Мин ышанам, милли гореф-гадәтләрне, өметне һәм ышанычны үз йөрәкләребездә ныгытып кына, без туган җиребезнең чәчәк атуы өчен иҗат итеп, ышаныч белән алга бара алабыз. Бу якты һәм шатлыклы бәйрәм һәр йортка татулык, мәхәббәт, игелек һәм кичерү китерсен!»
Бәйрәмгә бик күп кеше килде. Чиратлар һәр җирдә иде: аттракционнарга, күңел ачуларга. Күңел ачуларда олылар да, балалар да телән катнашты. Сәхнәдә халык ансамбльләреннән җырчылар чыгыш ясады. Күп санлы киоскларда коймаклар сатылды, паркның төрле участокларында фотосессияләр оештырылды. Ә күңел ачу ахырында, горе-гадәт  буенча, карачкыны яндырдылар. Май Чабу бәйрәме районның авыл җирлекләрендә дә узды. Мәдәният хезмәткәрләре концертлар, конкурслар үткәрделәр, халыкны коймаклар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International