21 мартта "Менделеевск үзәне" балалар һәм яшүсмерләр компетенцияләре үзәге" базасында ТР буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы ярдәме белән "Ышаныч" психологик ярдәм үзәге һәм республика психиатрия хастаханәсе психологларының бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарныж гаилә әгъзалары, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең үзләре белән очрашуы узды. Башта очрашу төркем формасында узды, әмма шулай ук һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларының "республика психиатрия хастаханәсе" белгечләре белән шәхси эшләү мөмкинлеге булды. Соңрак психологлар Менделеевск психология - педагогика хезмәте белгечләре белән психолог эшендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре проблемалары турында сөйләштеләр. Беренче танышу чарасы психолог һәм гаиләләр арасында җайга салынган эшнең башы булды, мондый очрашуларны даими нигездә үткәрү турында килештеләр.Безнең яклаучыларның гаилә әгъзалары да, район психологлары да бу очрашуның нәтиҗәсеннән канәгать калдылар. Ахырда барысы да республика психологларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Мондый кайгы белән очрашканда, күп кешеләр үз-үзенә бикләнә. Шуңа күрә төп бурыч-берләшү, ярдәм итү һәм бер-берсен ишетү. Психологик ярдәмнең булуы бик мөһим, димәк, ул даими яшәү урынына мөмкин кадәр якынрак булырга тиеш. Бер генә хәрби гаилә дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.