Татарстанда авыр йөкле транспорт өчен вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14 мартының, 147 номерлы карарында әйтелә. Чикләүләр 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр региональ һәм муниципальара юлларда гамәлдә булачак. Бер күчәргә 6 тоннадан артык йөкләнешле транспорт йөрү тыела. Кайсы юллар исемлеккә керде, кем өчен искәрмә ясалды һәм махсус рөхсәт ничек алырга-безнең сайтта укыгыз https://gbubdd.tatarstan.ru/index.htm/news/2289473.htm